"Гаилә" үзәге белгече "Рухи кыйммәтләрне саклау - Россия гаиләсенең киләчәген саклау" дигән түгәрәк өстәлдә катнашкан

2014 елның 23 мае, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында   "Рухи кыйммәтләрне саклау - Россия гаиләсенең киләчәген саклау" дигән түгәрәк өстәл утырышы булып узган. Биредә дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, партияләр һәм дини конфессияләр  вәкилләре катнашкан.  Әлеге чарада "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге директоры урынбасары Юлия Пиядина да катнашкан.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар массакүләм мәгълүмат чараларында дус һәм нык гаилә идеясен пропагандалау кирәклеге, гаилә статусын күтәрү ихтыяҗы хакында фикер алышканнар.  Җаваплы аталыкны пропагандалау турында да күп сөйләнгән.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча  гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм гармонияләштерүгә юнәлтелгән төрле чаралар күрү буенча закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарына рекомендацияләр  булган  резолюция кабул ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International