Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 20нче майга республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16940 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 251 кешегә кимрәк.
Хисап атнасы барышында исә 726 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 344е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 75 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 17 меңнән кимрәк эшсез катлам туры килә.