Казанның 6 предприятиесе вәкилләре эшсезләргә эш урыннары тәкъдим итәчәк

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
27 нче май көнне Казанның Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырачаклар. Әлеге чарада районның түбәндәге предприятие вәкилләре катнаша: Филиал ФГБУ «ФКП Росреестра»- ВЦТО «Казан»,  «Бәхетле-1» ҖЧҖ,  «Кварт» ЯАҖ,  «Евробетонгрупп» ҖЧҖ,  «Коламбия» ААҖ,  «Казан  металл эшләнмәләр заводы».
Чара Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 нче йорт адресы буенча үтә. Башлагу вакыты: 12.00 сәгать.
Мәгълүмат өчен телефон: 224-86-66.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International