Түбән Каманың "Веста" үзәгендә мәрхәмәтсез караш тойган чакта яшүсмерләргә кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеген төшендергәннәр

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
"Доброволецлар - балаларга" дигән Бөтенрусия доброволец акциясе кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә  "Җинаятьләр һәм гаиләдә көчләүләр кылынган, мәрхәмәтсез караш булган очракларда балаларга һәм аларның ата-аналарына ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү" дигән темага республикакүләм семинар оештырылган.  Биредә доброволецлар һәм социаль учреждениеләрдә эшләүче белгечләр катнашкан.
Пленар өлешне "Зеркало" ашыгыч социаль-психологик ярдәм үзәгенең бүлек җитәкчесе башлап җибәргән. Ул "Сигнал" компьютер методикасы нигезендә суицид куркынычын экспресс диагностикалау үзенчәлекләре турында сөйләгән.  "Веста" үзәге директоры исә "Балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтүнең психологик аспектлары" дигән темага доклад белән чыгыш ясаган. Семинарда катнашучылар  "Веста" үзәге эшчәнлеге белән дә танышканнар.
Киләсе мастер-классларда семинарда катнашучылар мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча балалар белән эшләүнең өр-яңа методикалары белән танышачак.
Чара ахырында һәр катнашучыга әлеге семинарда уку турында сертификат тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International