Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәхси эшмәкәрләрне тикшергәннәр

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эш төркеме әгъзалары үз эшен башлап җибәрүгә дәүләттән ярдәм алган шәхси эшмәкәрләрнең акчаларны максатчан тоту-томавын һәм эшмәкәрлек алып баруын тикшерергә чыкканнар. Автомобиль төзекләндерү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче яки шушы өлкәдә җитештерү белән мәшгуль булган, терлекчелек, теплицалар җитештерү, чәчтараш хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр тикшерелгән. Алар бизнес-план нигезендә хайван сатып алганмы, акчаны чәчтараш кирәк-яраклары, автомобиль төзекләндерү җиһазлары алырга кулланганмы яки башка юнәлештә сарыф иткәнме икәнлеге тикшерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International