Чистайның "Салават күпере" үзәге карамагындагы балалар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашканнар

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә карамактагы балаларның Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп  Хәйруллин һәм Аркадий Доронин белән очрашуы булып узган.  Чара барышында ветераннар балаларга  авыр сугыш еллары турында сөйләгәннәр. Ахырда алар киләчәк буынга туган илне яратырга, сакларга кирәклеге турында төшендергәннәр.
Балигъ булмаганнар, үз чиратларында, ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткергәннәр. Бөек Ватан сугышында башын салганнарны бер минут тынлык белән искә алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International