Балык Бистәсенең "Ышаныч" комплекслы үзәге педагоглары патриотлык дәресе үткәргәннәр

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Кичә Балык Бистәсенең "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары "Ул бөек елларга баш иик" дигән чара үткәргәннәр.  Анда Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбе 5 нче сыйныф укучылары катнашкан.  Шул ук көнне укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына котлау хатлары да язганнар. Үз куллары белән  күгәрчен формасында открыткалар ясаганнар.  Кул эшләрен балалар ветераннарга бәйрәм чаралары вакытында тапшырачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International