Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында яшәүчеләр өчен 9 нчы май алдыннан бәйрәм чаралары үтәчәк

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Сугышның тынмас авазы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрелгән.  Бу көнне  интернатта яшәүчеләр каршында авыл мәктәпләре коллективлары һәм Түбән Кәче авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясаган.  Белгечләр сүзләренә караганда, төп бәйрәм чаралары әле 9 май көнне узачак. Бу көнне  митингта катнашу, ветераннар истәлегенә чәчәкләр салу, "Солдат Иван Бровкин"  дигән филь карау һәм шахмат турниры  уздыру көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International