Лаеш "Алтын көз" үзәгендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл булып узган

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Лаешның "Алтын көз" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә шәһәрнең җәмәгать  оешмалары вәкилләре - авыл җирлекләрендә ветеран оешмалары рәисләре белән түгәрәк өстәл булып узган.
 Әлеге чарага Лаеш үзәк сырхауханәсе, Пенсия фонды, халыкны социаль яклау бүлеге, 25 не номерлы Мадти ярдәм республика үзәге  филиалы белгечләре чакырылган. Биредә планлы рәвештә диспанзериция узу, "Инсультны кисәтү" темаларына лекцияләр укылган. Шулай ук РФ пенсия системасын камилләштерү буенча федераль законнарның төп положениеләре, "Аерым категория гражданнарга социаль яклау чаралары" турында да сөйләшү булып узган.
Чара ахырында "Алтын көз" үзәге белгечләре кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр,  Пасха бәйрәменә багышлап чәй эчү оештырганнар.
Түгәрәк өстәлдә  катнашучылар Лаеш төбәгенең Г.Державин исемендәге музеена да барганнар. Бу көнне биредә Бөек Ватан сугышына багышланган "Җиңүгә тәрәзә" дип аталган тематик күргәзмә тәкъдим ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International