Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 14 нче апрельдән 18 нә чаклы 1 үлем белән тәмамланган, 1 төркемле һәм 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлемгә китергән очрак 16 нчы апрельдә Югары Ослан районындагы “Иннополис” төзелешендә теркәлгән. Яр Чаллы “Строй-Кран” ҖЧҖе бульдозерчы ярдәмчесе төшке аш вакытында үлеп киткән.
Бу атна өчен беренче авыр бәхетсезлек очрагы 10 нчы апрельдә “Буа элеваторы” ААҖдә теркәлгән. Элеватор җирлегендә хезмәткәр аягын имгәткән.
Авыр җәрәхәтләргә китергән икенче очрак шул ук көнне Тукай районы “Металлист плюс” ҖЧҖдә булган. Маляр участогында эшләгән чакта хезмәткәр тәненең бар авырлыгы белән аягына егылган.
Чираттагы авыр бәхетсезлек очрагы 11 нче апрельдә булган. “Кулунда тимер юл вокзалы” объектын тикшергән чаката Казанның “Зубр” ШСП ҖЧҖе хезмәткәрен машина бәрдертә.
15 апрельдә бу атна өчен дүртенче бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Күперне төзекләндергән чакта эретеп ябыштыру җөен чистартканда Алексеевск районы “Мостовик” ҖЧҖ хезмәткәре күз җәрәхәте ала.
Ахыргы авыр бәхетсезлек очрагы шул ук көнне “Азнакай УТТ” предприятиесендә була. Слесарь эшләре башкарган чакта 3 нче колоннаның төзекләндерү боксында бульдозер машинисты да күзен җәрәхәтли.
Хисап атнасы дәвамында 1 төркемле бәхетсезлек очрагы да булган. 12 нче апрельдә Мактама бистәсендәге “Узек” объектына барган чакта сакчыга күмәк һөҗүм оештырылган. Нәтиҗәдә Әлмәтнең “Орда” ШСП ҖЧҖе хезмәткәрләре җиңел дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар.
Хәзерге вакытта әлеге очраклар буенча тикшерү эше бара.