Бүген, 22 апрель көнне, "Мин булмасам, кем?!" дигән хәйрия фонды тарафыннан "Изгелек кыл" дип исемләнгән хәйрия концерты үткәрелә.Әлеге чара Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү максатыннан "Изгелек кыл" дигән проект кысаларында оештырыла. Концерттан җыелган акчалар әлеге учреждениедә яшәүче балаларга тотылачак.
"Казан" Милли мәдәни үзәгендә үтәчәк әлеге концертта Казан һәм республиканың танылган җырчылары, бию коллективлары, фокусчылар, сәнгать студияләре катнаша. Иркә, Зөләйлә, Ирек Габидуллин кебек танылган җырчылар да булыр дип көтелә.