Түбән Камада вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узачак

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
24 нче апрельдә И.Х.Садыйков исемендәге яшьләр һәм балалар иҗаты сараенда 9-11 нче сыйныф укучылары өчен вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырыла. Әлеге чарада Түбән Каманың 16  башлангыч, урта һәм югары уку учреждениеләре вәкилләре катнашачак.
Ярминкәгә килүчеләр һөнәри хирыслыкларын билгеләү максатыннан компьютерда тест уза алачаклар. Уку йортлары вәкииләре исә теләге булганнарны  аларның уку йортына кабул итү вакыты, шартлары, белгечлекләр белән таныштырачаклар.
Ярминкә 14.30 сәгатьтә башлана.
25 нче апрельдә исә шундый ук ярминкә Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә уздырыла. Биредәге чара 1/28 эретеп ябыштыру-монтаж көллиятендә сәгать 13.00 дә  үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International