Казанда мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты үткәрелә

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Иртәгә "Мин булмасам, кем?!" дигән хәйрия фонды тарафыннан "Изгелек кыл" дип исемләнгән хәйрия концерты үткәрелә. Әлеге чара  Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү максатыннан "Изгелек кыл" дигән проект кысаларында оештырыла.  Концерттан җыелган акчалар  әлеге учреждениедә яшәүче балаларга тотылачак.
"Казан" Милли мәдәни үзәгендә үтәчәк әлеге концертта  Казан һәм республиканың танылган җырчылары, бию коллективлары, фокусчылар, сәнгать студияләре катнаша.  Иркә, Зөләйлә, Ирек Габидуллин кебек танылган җырчылар да булыр дип көтелә.
Чара кичке сәгать 7 дә башлана. Теләге булган һәркем концертка рәхим итә ала.
Барлык сораулар буенча 8 937 624 94 23. телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International