Лаеш тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен түгәрәк өстәл узган

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләдерү үзәгендә "Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелгән. Бу чара балаларга карата рәхимсез карашны, көч куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән гомумрусия мәгълүмати кампаниясе кысаларында оештырылган.
Үзәкнең социаль педагогы ата-аналарны балаларга карата рәхимсез карашның төп факторлары, гаиләдә мәрхәмәтсезлекнең  куркыныч факторлары белән таныштырган. Моның беренчел билгеләрен дә әйтеп узган.
Чара ахырында барлык ата-аналарга "Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр һәм аларның мөмкинлекләре чикле балаларга йогынтысы" дигән темага методик эшләнмәләр таратканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International