Яр Чаллының "Кояшкай" тернәкләндерү үзәге коллективы хәрби-патриотик конкурста катнашкан

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә   яшь белгечләрне тәрбияләүгә, аларны төрле яклап үстерүгә  зур игътибар бирәләр.  Моңа  коллективның  төрле конкурслар, бәйге, ярышларда катнашып килүе дәлил булып тора. Күптән түгел үзәктә эшләүче яшь белгечләр "Яр Чаллы шәһәренең предприятие,  оешма һәм учреждениеләрендә эшләүче яшьләр белән иң яхшы  хәрби-патриотик эш оештыру" дигән конкурста катнашканнар.  "Бюджет учреждениеләре арасында иң яхшы  хәрби-патриотик эш оештыру" номинациясендә  алар II нче урын алганнар һәм Диплом белән бүләкләнгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International