Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган төбәк интеллектуаль-танып белү уены узачак

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
18 нче апрельдә Яр Чаллының "Асылташ" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган  төбәк интеллектуаль-танып белү уены узачак. "Брейн-ринг"та  балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар катнаша. Төгәлрәк итеп әйткәндә, биредә көч сынашырга Минзәләнең "Тургай", Мамадышның "Өмет", Кукмараның "Кояшкай",  Аксубайдан "Хыял", Түбән Каманың "Балкыш" һәм Яр Чаллының "Асылташ" үзәкләрендә тернәкләнү узучы  балалар җыелачак.
Хәзерге вакытта уенда катнашучылар бик нык әзерлек алып баралар: Бөек Ватан сугышы турында әдәбият укыйлар, ветераннар турында күрсәтмәләр әзерлиләр. 
Быелгы уенның үзенчәлеге исә шунда - командаларның капитаннары Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре  булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International