Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 2 кеше зыян күргән

2014 елның 11 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 7 нче апрельдән 11 нә чаклы 2 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Беренче бәхетсезлек очрагы 2 нче апрельдә булган. Бу көнне Зәй районында урнашкан  "РемонтноСтроительная компания" ҖЧҖе хезмәткәре эстакададан егылып төшә.

Икенче авыр җәрәхәтләргә китергән очрак Казанның "Сталепромышленная компания" ЯАҖдә теркәлгән. 4 апрель көнне күперле кран ярдәмендә автомобильдән йөк  бушаткан чакта стропальщик күрше стеллажга кысылган.

Үлем белән тәмамланган һәм төркемле бәхетсезлек очраклары әлеге вакыт аралыгында теркәлмәгән.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча  тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International