Бүген РТ Социаль яклау министрлыгында РТ социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева журналистларга аерым гражданнар категориясен торак белән тәэмин итүдә социаль яклау чаралары турында мәгълүмат бирде. 2005 елның 1 гыйварыннан "Ветераннар турында" һәм "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау" федераль законнары нигезендә, 2005 елның 1 гыйнварына кадәр чиратка баскан, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гражданнарны торак белән тәэмин итү федераль бюджет исәбенә башкарыла. Татарстан бу категориягә кергән гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтү юлларын билгели. Шундый юлларның берсе - субсидия. Быелның 16 февралендә РТ Министрлар Кабинетының "2006 елның 7 июнендә РТ Министрлар Кабинетының "Республиканың аерым гражданнар категориясенә торак алуга федераль бюджет исәбенә субвенцияләр бирү турындагы Нигезнамәне раслау турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында"гы Карары дөнья күрә. Субсидия акчасын Бөек Ватан сугыш инвалидлары һәм ветераннары социаль ипотека буенча алынган кредитны каплауга, 18 квадрат метрдан да ким булмаган торак алган очракта, аннан азрак мәйданы булган торакны алуга тота ала. 2005 елның 1 гыйнварына кадәр бер адрес буенча теркәлгән, һәм бу вакытта югарыда телгә алынган федераль законнар нигезендә торак шартларын яхшырту хокукын алган кешеләргә дә субсидияләр бирелә. 2 һәм 3 группага караган Бөек Ватан сугышы инвалидлары 2005 елның 1 гыйнварыннан соң 1 группага чыгарылса, алар чираттан тыш субсидия алу хокукына ия була. Әгәр субсидия алырга хокукы булган кеше бер ай эчендә - аңа субсидия бирелү турында мәгълүмат алган көннән банкта шәхси хисабын ачмаса яки хисапны ачкан көннән алты ай эчендә торак шартларын яхшырту хокукыннан файдаланмаса, РТ Социаль яклау министрлыгы бу кешене исемлектән сыза һәм бу турыда тиешле хәбәр җибәрә. Шул ук вакытта, субсидия алучы торак алуга субсидияләргә ия булу хокукыннан мәхрүм ителми һәм субсидияләр алучылар исемлегеннән чыгарылмый. 2007 елның 1 кварталына субсидияләрне санау өчен 1 квадрат метрның бәясе республика өчен 16 мең сум күләмендә билгеләнә. Шулай итеп, бер кешегә бирелә торган субсидия күләме 288 мең сум белән исәпләнәчәк.