"Россия Сбербанкы" ААҖ Түбән Камада яшәүчеләргә вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән

2014 елның 11 апреле, җомга
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче көне булып узган. Эшсез һәм яңа эш өлкәсе эзләүче гражданнарга "Россия Сбербанкы"  ААҖнең кадрлар хезмәте вәкилләре   15 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткәннәр.
Ярминкәгә 8 кеше килгән. Нәтиҗәдә 3 кеше предприятиегә әңгәмәгә чакырылган.
Бу көнне теләге булган һәркем эш урыннары турында эш бирүче оешма вәкиле белән турыдан-туры аралаша,  аларның кадрлар сәясәте, вакансияләре, хезмәткәргә булган таләпләр  белән таныша алган. Барлык сорауларга да тәфсилле җаваплар бирелгән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International