ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 2 нче апрельдән алып 8 нче апрельгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 128 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 110 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф – 53, күчемсез милек белән операцияләр – 41, төзелеш – 41, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 38, транспорт һәм элемтә – 36, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 31, дәүләт идарәсе – 31, сәламәтлек саклау – 18, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 15, икътисад эшчәнлеге – 15, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 13, файдалы казылмалар табу – 8. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.