Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да кимеде

2014 елның 11 апреле, җомга

Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 8нче апрельгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17923 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 151 кешегә кимрәк.

Хисап атнасы барышында исә 809 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 437се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 40 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион артык икътисади яктан актив халыкка 18 меңгә якын эшсез катлам туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International