Арчаның “Исток надежды” тернәкләндерү үзәгендә "Курчаклар өйгә килеп дәвалый" дигән социаль проект тормышка ашырыла

2014 елның 4 апреле, җомга
"Курчаклар өйгә килеп дәвалый" дигән проект кысаларында тернәкләнү   курсы узучы балалар, Арчаның  "Исток надежды"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре ярдәме белән "Яңача йомры икмәк" дигән курчак спектакле күрсәткәннәр.  Йомры икмәкнең кызыклы маҗаралары, урман җәнлекләре белән очрашу балаларны яхшылык һәм могъҗиза иленә алып кергән.
Билгеләп үтик, әлеге проект 2013 нче елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын откан булган.
Белгечләр сүзләренә караганда, бу проектның әһәмияте тернәкләндерү үзәгенә килеп дәваланырга мөмкинлеге булмаган балаларны ялгызлык хисеннән арындыру, аларны да тулы канлы кешеләр итеп хис иттерүдән гыйбарәт.  Әлеге спектакльләрдә катнашучы балалар үзләренең куркуларын, кыюсызлыкларын җиңүгә ирешәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International