Казан предприятиеләре эшсезләргә эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

2014 елның 4 апреле, җомга
9 нчы апрельдә Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәчәкләр.  Чарада шәһәрнең "Водоканал" МУП, "Трест Горводзеленхоз" МУП,  "Электроприбор" Казан заводы,  "Татарстан почтасы" катнаша.
Эшсез гражданнарга  инженер, мастер, хисапчы, троллейбус йөртүче,  слесарь-төзекләндерүче, штамплаучы, токарь, түбә ябучы, гальваник, тегүче, кою остасы, почтальон кебек эшләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.  Барлыгы 421 вакантлы урын булыр дип көтелә.
Шул көнне эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре кызыксындырган сораулар буенче белешмәләр бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International