Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приюты балалары Халыкара балалар иҗат фестивалендә катнашканнар

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Көньяк полюс" дип исемләнгән  Халыкара балалар иҗат фестивалендә катнашканнар. Әлеге фестивальнең төп бурычы балалар коллективларының иҗат потенциалын берләштерү һәм  коллективларда уку-тәрбия эше сыйфатын күтәрүче нәтиҗәле уртак эшчәнлек оештырудан гыйбарәт. 
Конкурста җитәкчеләре Л.Ахмедова  булышлыгы белән Азалия һәм Дмитрий катнашканнар.  Азалия Золушканы ясаса,  Дмитрий кәгазьдә үзенең яраткан йомшак аюын ясаган.  Кечкенә рәссамнарга  тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылган.
Катнашучыларның эшләрен фестивальнең сайтында карарга мөмкин: hhttp://29679.ujp.ru;    hhttp://29676.ujp.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International