Югары Ослан интернат-йортындагы өлкәннәрне хезмәт терапиясе ярдәмендә дәвалыйлар

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Югары Осландагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләргә  федераль һәм төбәк  социаль тәэмин итү регламентлары нигезендә  берлык төр социаль хезмәтләр дә күрсәтелә. Учреждениедә яшәүче гражданнарны күзәтеп, белгечләр аларның бик теләп бакча эшләре белән шөгыльләнүләрен билгеләгәннәр. Нәкъ менә шуның өчен  үсемлекләрне карау буенча максатчан чаралар кертергә карар кылганнар.
Белгечләр сүзләренә караганда,  мондый эш сәгатьләре өлкәннәрдә уңай фикерләү уята, эштә катнашу теләге тудыра. Аннан тыш, өлкәннәр үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр белән танышларын да кунак итә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International