Шефлык итүчеләр табылды

2007 елның 28 феврале, чәршәмбе
Буа районында яман шеш чире белән авыручы 9 бала яши. Әлеге чир белән авыручы балаларга, халыкара саклау көнендә, һәрберсенә җирле бюджеттан 5 мең сум күләмендә акчалата хәйрия ярдәме күрсәтелгән.
Муниципаль районның администрация башлыгы инициативасы белән, һәр авыру балага бер җирле оешма беркетелгән. Шефлык итүчеләр әлеге гайләләрдә булып, ярдәм күрсәтү максатыннан, аларны борчыган проблемалар белән таныштылар.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International