Министрлыкта “Иң яхшы социаль тәэмин итү учреждениесе хезмәткәре” Бөтенрусия конкурсының республика этабына йомгак ясалачак

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Иртәгә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында  “Иң яхшы социаль тәэмин итү учреждениесе хезмәткәре”  Бөтенрусия конкурсының республика этабына йомгак ясала. Бу көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Конкурс комиссиясе утырышы узачак.
Конкурс башта 7 зона буенча үткәрелде. Иртәгә исә 20 номинация буенча иң яхшы социаль хезмәткәрләр билгеләнәчәк. Республика этабында җиңүче дип табылганнарның эшләре  Конкурсның Россия этабына юллана.
Билгеләп үтик, әлеге конкурс социаль хезмәткәр һөнәренең престижын күтәрү, аларның эшчәнлеген матди стимуллаштыру, тармакка яшь кадрлар җәлеп итүгә юнәлдерелгән, социаль өлкә өчен бик әһәмиятле чара булып тора.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International