"Тәтеш балкышы" үзәге карамагындагы гражданнарга янгын куркынычсызлыгы һәм наркотикларга бәйлелекне кисәтү хакында сөйләгәннәр

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә "Тәтеш балкышы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен чираттагы чара уздыдырылган. Ул "Минем хыялымдагы йорт" социаль технологиясе кысаларында узган.
Әлеге чарага Тәтеш районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре - өлкән инспектор, эчке хезмәт лейтенанты Р.Горбунов һәм тикшерүче Д.Сафиуллин  чакырылган. Алар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп узганнар. Янгын белән сак эш итмәү, тәмәке тарту, төзек булмаган электрүткәргечләр һәм электр приборлары куллану,  янгын төртү, балаларның ут белән уйнавы кебек сәбәпләргә аеруча тукталып киткәннәр.
Әңгәмә ахырында катнашучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре һәм экспресс-телефон номерлары язылган брошюралар таратканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International