Казанлылар максатчан вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашканнар

2014 елның 28 марты, җомга
Бүген Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  сәүдә һәм сату өлкәсе өчен эшчеләр эзләү буенча рекрутинг компанияләре катнашында максатчан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узган.
Бу чарада  "Уңыш стратегиясе" ҖЧҖ, "Адванс Рекрутинг Сервис"  ҖЧҖ, "Персонал Профи" ҖЧҖ, "Кирәкле кешеләр" ҖЧҖ  кебек агентстволар вәкилләре катнашкан.
Ярминкәгә килгән 71 кеше киләчәк эш урыннары хакында сөйләшкәннәр, анкеталар тутырганнар, эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән белешмәләр алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International