"ПРЕТТЛЬ-НК" ҖЧҖ Түбән Каманың эшсез гражданнарына вакансияләр тәкъдим иткән

2014 елның 28 марты, җомга
Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче көне узган.  Эшсез һәм яңа эшчәнлек өлкәсе эзләгән гражданнарга "ПРЕТТЛЬ-НК"  ҖЧҖ  вакансияләр тәкъдим иткән.  Кадрлар хезмәте вәкиле  ярминкәгә килүчеләрне 32 вакантлы урын белән таныштырган.   Ярминкәгә 225 кеше килгән, аларның 16сына эш урынына юллама тапшырылган.
Теләге булган һәркем  ярминкәдә катнашучылар белән аралаша, предприятие турында белешә алган. Шулай ук ачык вакансияләр һәм хезмәткәргә булган таләпләр белән дә танышканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International