Бөгелмәнең "Ялкын" приютында хезмәткәрләр өчен тренинг үткәргәннәр

2014 елның 28 марты, җомга
Бөгелмәнең "Ялкын"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәткәрләрнең психик сәламәтлеген саклау, тискәре хисләрне, стресс халәтен киметү максатыннан төрле консультацияләр, тренинг, дәресләр үткәрелә.  Шушы көннәрдә педагог-психолог тарафыннан "Һөнәри яну синдромы"н кисәтү максатыннан кинотерапия элементлары белән  дәрес уздырылган.
Очрашуда катнашучылар үзләренең тискәре һәм уңай якларын билгеләп, уеннарда катнашканнар. Тренингның һәр блогы анализ, әңгәмә, уңай моментларны санап чыгу белән бергә үткәрелгән.
Чара ахырында педагогларга "Елмай" дигән фильм күрсәтелгән. Һәркемгә буклетлар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International