Алабуганың "Яңа йорт" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә тәмәке тартуның зыяны хакында сөйләгәннәр

2014 елның 28 марты, җомга
Шушы көннәрдә Алабуганың "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  "Буыннар сәламәтлеге" дигән чара узган.  Чараның максаты авыр тормыш хәлендә калган һәм тискәре йогынтыга бирешүчән балалар арасында  тәмәке тартуны кисәтүдән гыйбарәт.
Акция лекция формасында узган. Приютта тәрбияләнүчеләргә  тәмәкенең сәламәтлеккә зур зыяны,  тәмәке тарткан, әмма бу гадәттән арынуга ирешкән яштәшләре турында сөйләгәннәр.
Чара ахырында "Кайгырту" отряды волонтерлары куйган "Кызыл калфак" әкиятен карау оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International