Бергә чакта җиңелрәк

2007 елның 27 феврале, сишәмбе
Яшел үзән шәһәренең “Ышаныч” инвалид-балалар реабилитацияләү үзәге “Бергә чакта җиңелрәк” дигән исем астында Хәйрия акциясе оештырган.
Әлеге изге эштә үзәк хезмәткәрләре , үзәктә дәваланучы балалар һәм аларның әти-әниләре катнашкан. Һәркем үз өйләреннән өр-яңа булмаса да, яхшы хәлдә сакланган өс, аяк киемнәре, уенчыклар китергән. Барлык җыелган әйберләрне Яшел Үзән шәһәренең психоневрологик интернатына, балалар йортына һәм азкеремле гайләләргә тапшырганнар.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International