Апас районында "Иң яхшы социаль тәэмин итү учреждениесе хезмәткәре" дигән конкурс үткәргәннәр

2014 елның 28 марты, җомга
Шушы көннәрдә  Апас районы социаль яклау бүлеге тарафыннан "Иң яхшы социаль тәэмин итү учреждениесе хезмәткәре"  Бөтенрусия конкурсының республика этабы узыдырылган.  Конкурс зоналар буенча социаль хезмәткәрләр арасында үткән.
Барлык конкурс материаллары  критерийлар буенча бәяләнгән. Тавыш бирү барышында 12 номинациядә җиңүчеләр билгеле булган.  Апас "Таң" - "Рассвет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгеннән исә   өйгә килеп социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе мөдире Светлана Салаватуллина "Эштә иҗат"  номинациясендә зона турын узган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International