Изгелек кылабыз

2007 елның 26 феврале, дүшәмбе
Яшел Үзән шәһәренең 2-нче гимназиясендә, инде ике ел дәвамында өлкән сыйныф укучылары ярдәме белән “Изгелек кылабыз” шигаре астында “Кайгырту” операциясе үткәрелә.
Гимназия укучылары “Горький исемендәге завод” ААҖ ялгыз ветераннары турында кайгырталар, балалар хастаханәсе өчен җәймәләр тегәләр, “Оя” социаль приюты өчен киемнәр, китаплар, уенчыклар җыялар, психик авырулар интернатында концерт куялар. Чираттагы хәйрия акциясе “Ышаныч” инвалид-балаларны реабилитацияләү үзәгендә узды. Гимназистлар әлеге үзәктә дәваланучы балалар өчен, кул хәрәкәте тизлеген арттыруга ярдәм итә торган өстәл уеннары һәм дидактик ярдәмлекләр бүләк иттеләр.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International