Биектауның "Өмет" үзәге белгечләре "Без - Бөек Җиңү варислары-2015" дигән акциядә катнашканнар

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Биектау районында  "Без - Бөек Җиңү варислары-2015" дигән акция   башланып киткән.  Җыелган акчалар  Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тол солдат хатыннарының йортларында төзекләндерү эшләренә, инженер челтәрләрен, газ җайланмаларын,  санитар-техник приборларын алыштыруга тотылачак.  Марафонда теләге булган һәркем катнаша ала.
Биектау районы "Өмет"  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре сүзләренә караганда,  әлеге чара  районның социаль  стабильлеген, авыр тормыш шартларында яшәүче ветераннарның яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Әлеге хәйрия марафоны  кысаларында "Өмет" үзәге белгечләре  бер көнлек хезмәт хакларын "Биектау" фонды исәп-хисап счетына  күчергәннәр инде.
Әлеге инициативаны күтәреп алырга, ярдәм күрсәтергә теләге булганнар акча күчерү өчен реквизитларны әлеге сылтама аша узып таба алачаклар: http://kcsonemet.ru/novosti
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International