ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 19 нчы марттан алып 25 нче мартка чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 125 кеше күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 94 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф – 41, төзелеш – 41, күчемсез милек белән операцияләр – 34, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 33, дәүләт идарәсе – 30, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 28, транспорт һәм элемтә – 27, сәламәтлек саклау – 22, икътисад эшчәнлеге – 18, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 16, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 16, файдалы казылмалар табу – 9 кеше. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.