Түбән Кама "Балкыш" үзәге карамагындагы балалар "яшел почмак - джунгли" ясаганнар

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Түбән Кама "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә төркем бүлмәләрен гөлләр белән бизәүгә аеруча зур игътибар бирәләр.  Нәкъ менә шуның өчен балалар "Яшел почмак" дигән муниципаль конкурста катнашырга теләк белдергәннәр. 
Нәтиҗәдә үзәкнең остаханәсендә  "Джунгли чакыра" дигән яшел почмак барлыкка килгән.  Балалар үз куллары белән атынчык-лианалар, маймыллар ясаганнар. Вак таш, керамзиттан утраучык, аның уртасында чын фонтан ясалган. Кулга-кул тотынышып эшләп, балалар яңадан яңа иҗади фикерләр уйлап тапканнар.
Мондый күмәк, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсеберкемне дә битараф калдырмаган -  балаларның яшел почмагы "Яшел композицмя почмагы" номинациясендә беренче урынга лаек дип табылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International