Яр Чаллының “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге педагогларының квалификация таләпләренә туры килү-килмәвен тикшергәннәр

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Педагогларны аттестацияләү буенча уздырылучы чаралар кысаларында  Яр Чаллының "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә эшләүче 9 педагог өчен квалификация буенча тикшерүләр оештырылган.  Алдан ук аттестация сораулары буенча 2 семинар,  педагогларның квалификация дәрәҗәсен бәяләү  методикасы буенча  дәрес планнарын төзүгә шәхси консультацияләр уздырылган.
Аттестация комиссиясе катнашында педагоглар  дәрес конспектларын язганнар.  Алар 10 теманың берсен сайлап алып,  эш программалары нигезендә  тикшерү үткәннәр.  Барлык педагоглар да  куелган бурычларны үтәгәннәр һәм вазыйфаларына бәйле аттестация үткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International