Коткару хезмәте Яр Чаллының "Кояшкай" үзәгендә кунак булган

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Яр Чаллының "Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Кичектергесез очракларда ашыгыч  ярдәм күрсәтү"  темасына гомуми коллектив җыелышы узган.  Бу көнне коткару хезмәте табибы Алексей Байков  коллективка ашыгыч очракларда нәрсә эшләргә, ашыгыч ярдәм чакыртканчы диагнозны ничек куярга һәм ярдәм күрсәтергә дигән сорауларга тәфсилле җаваплар биргән.  Һәр очракны   манекенда аңлатып үткән.  Дөрес диагноз куйганчы дарулар куллануның куркыныч икәнлеген дә искәрткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International