Лениногорск "Исток-Башлангыч" үзәгендә ведомствоара семинар-киңәшмә уздырганнар

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы  үзәге белгечләре тарафыннан  үзидарәнең җирле иҗтимагый советы һәм авыр тормыш, социаль куркыныч   хәлдә  булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү ведомствоара комиссиясе белгечләре белән берлектә  ведомствоара семинар-киңәшмә уздырганнар.  Бу көнне белгечләр  патронат участогына керүче гаиләләр белән эшләүләрен тикшергәннәр. Кешеләр барып киңәшләр алып кайта алсын өчен якында гына белешмә пукнтлар булдыру мәсьәләсенә тукталганнар. Эшлекле уеннар да үткәргәннәр.
Аннан тыш әлеге чарада катнашучылар социаль тернәкләндерү бүлегендә социаль тәэмин итү шартлары һәм тәртибе турында да мәгълүмат алганнар. Социаль паспортлар төзү хакында сөйләшкәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International