Балинт төркеме психологик консультацияләр вакытында арт-терапияне куллану мәсьәләсен тикшерәчәк

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
27 мартта "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы гамәли семинары үткәрелә.  Әлеге семинарда психологик белешмәләр бирү һәм коррекция дәресләрендә арт-терапия: ком, әкият терапиясе, сенсор бүлмәсен куллану кебек сораулар буенча фикер алышу булачак.
Семинарда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәкләре, балигъ булмаганнар өчен махсус учреждение вәкилләре катнаша. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International