Биектауның "Өмет" үзәгендә "Үз-үзең белән гармониядә" дигән проект тормышка ашырыла

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Биектау районы "Өмет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан "Үз-үзең белән гармониядә" дигән проект тормышка ашырыла башлаган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының грантын откан әлеге проект - "Биектау" хәйрия фонды белән  уртак эш нәтиҗәсе. Ул иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан кешеләрне диагностик җайланма ярдәмендә социаль  тернәкләндерү һәм  бу категория гражданнар арасында  кабат закон бозу очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән. Аның нигезендә үзәк белгечләре хокукый агарту буенча әңгәмәләр уздыралар, азат ителгән гражданнарны дини юлга өндәү өчен дин әһелләре белән очрашулар оештыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International