Менделеевск «Өмет яры» үзәге карамагындагы гражданнар "Үлем белән сату итү турында хәбәр ит" дигән акция кысаларындагы чараларда катнашканнар

2014 елның 25 марты, сишәмбе
"Үлем белән сату итү турында хәбәр ит" дигән акциянең беренче этабы  кысаларында   Менделеевск «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге тарафыннан наркоманияне кисәтүгә багышланган чара уздырылган. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы социаль куркыныч  һәм авыр тормыш  хәлендә булган гаиләләрдән 5 бала һәм 4 нче мәктәпнең 12 укучысы өчен  төркемле дәрес үткәргән. Балалар наркомания темасы буенча видеоматериаллар караганнар, дискуссиядә актив катнашканнар.
Сәламәт тормыш яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән социаль педагог шулай ук "Тәмәке кәнфит түгел" дигән чара уздырган. Биредә шулай ук социаль куркыныч  һәм авыр тормыш  хәлендә булган гаиләләрдән 28 яшүсмер катнашкан.
Халыкның игътибарын наркомания проблемасына җәлеп итү һәм  наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эшчәнлеккә өндәү максаты белән гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Тәмәкене кәнфиткә алыштырам" дигән акция дә оештырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International