Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучыларына язгы каникул вакытына эш табып биргәннәр

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  район мәктәпләре укучылары өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган.  Биредә 2 нче көллият, 7, 3, 5, 9, 8, 13, 18  нче мәктәпләрдә һәм кадет мәктәбендә  белем алучылар катнашкан. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 105 укучы эшкә урнашкан.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, укучылар язгы каникуллары вакытында мәктәп җирлекләрен һәм сыйныф бүлмәләрен җыештыру белән мәшгуль булачаклар.  Бөгелмә районы башлыгы күрсәтмәсе буенча укучыларга  эшләгән вакытлары өчен закон нигезендә кабул ителгән минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып, җирле бюджеттан хезмәт хакы түләнәчәк. Вакытлы эшләрдә катнашкан өчен исә аларга  аена 1275 сум күләмендә матди ярдәм дә бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International