Бөгелмә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "кояшлы балалар" өчен чара узган

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Халыкара Даун синдромлы кешеләр көне кысаларында Бөгелмә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүче ата-аналар һәм аларның даун синдромлы балалары җыйналган.  Бу көнне балалар куллары белән ясалган әйберләрдән ярминкә-күргәзмә, "Вакытта сәяхәт" дигән  интерактив фотокүргәзмә үткәрелгән. Шулай ук полимер балчыктан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International