Казанда Даун синдромлы кешеләргә ярдәм йөзеннән акция узды

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
21 нче март көнне дөньяда Халыкара Даун синдромлы кешеләр көнен билгеләп үтәләр.  Бу көн уңаеннан "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге   Даун синдромлы кешеләргә җәмгыять игътибарын юнәлтү максаты белән традицион акция уздырды. "Һәр балада кояш яши" дип исемләнгән акция  "Әкият"  Казан курчак театрында үтте.
"Әкиятнең" әкияти холлында бу көнне "Апрель" үзәге карамагындагы балалар гына түгел, Казанның төрле мәктәпләрендә белем алучы балалар да катнашкан.  Спектакль алдыннан аларны аниматор күңел ачтырса,  аннан соң балаларга "Кар королевасы" дигән спектакль күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International