Ютазы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үткәрәләр

2014 елның 21 марты, җомга
26 нчы март көнне  Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырылачак.  Чарага «АКСКиМ», «Тат-РДС»«Мега-Строй», «Транспорт»,  «СфераАйти»  ҖЧҖләре, «НАСКО Татарстан» ААҖ  кебек оешмалар чакырыла. Ярминкәдә шулай ук Уфа дәүләт нефть техника университеты,  Кувыкин исемендәге Октябрьск нефть көллияте,  Октябрьск икътисад техникумы һ.б. уку учреждениеләр дә катнашачак.
Чара Урыссу  шәһәр тибындагы бистәсе, Урыссу урамы, 60 нчы йорт адресы буенча урнашкан Мәдәният Сараенда узачак.
Үткәрү вакыты: 9.00-12.00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International