Бөгелмәдә "Мәгариф. Карьера-2014" дигән вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе оештырылган

2014 елның 21 марты, җомга
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең техника сараенда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгариф идарәсе белән берлектә "Мәгариф. Карьера-2014" дигән вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсе уздырылган. Бирегә шәһәрнең 7  предприятиесе вәкилләре, 9 урта һөнәри белем учреждениесе, гомуми белем мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары чакырылган. Алар арасында Бөгелмә механика заводы,  "ТНГ-групп" ҖЧҖ, Бөгелмә электр насослары заводы кебек оешмалар, Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, медицина училищесы, машина төзү техникумы бар.  Алар укучыларны белем алырга мөмкин булган һөнәрләр, эш урыннары белән таныштырганнар.
Ярминкәгә килгән 861 кешегә 221 вакансия тәкъдим ителгән.Эш урыннарына барлыгы 7 юллама тапшырылган.
Шулай ук укучылар күчмә эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәрне билгеләү буенча  тест узганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International