Республикада 18419 кеше эшсез дип теркәлгән

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

12 марттан алып 18 нче мартка кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 823 кеше теркәлгән. Шуларның 409ы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 69 кеше  исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Татарстанда 18419 кеше эшсез дип теркәлгән. Шул ук вакытта,  эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 3983 вакансия белән билгеләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International